news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Электрон сәүдәгә чыгу өчен Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү планы эшләнгән

Министрлык маркетплейслар белән нәтиҗәле эшчәнлек өчен хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, шул исәптән аккаунт-менеджер һөнәренә өйрәтү эшен планлаштыра.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Электрон сәүдәгә яки маркетплейсларга чыгу өчен, Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү максатыннан 2022 елга кадәр электрон сәүдә үсеше буенча чаралар планы эшләнгән. 

ТР Министрлар Кабинетында брифингта икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин финанс ярдәме чаралары эшләнүен әйтте.

«Министрлык тарафыннан электрон юл белән сатарга ниятләгән эшмәкәрләр өчен „электрон сәүдә мәйданчыгы“ дип исемләнгән ташламалы микрозайм эшләнә», — диде Рөстәм Сибгатуллин. Ул банкларның кредит бирү һәм электрон юл белән продукция китерү буенча логистик чыгымнарны субсидияләү мөмкинлеген әйтте.

Рөстәм Сибгатуллин әйтүенчә, министрлык маркетплейслар белән нәтиҗәле эшчәнлек өчен хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, шул исәптән аккаунт-менеджер һөнәренә өйрәтү эшен планлаштыра.

2022 елга кадәр электрон сәүдә үсеше буенча чаралар планы берничә блоктан тора. Беренчесе — интернет-сәүдә инфраструктрасын үстерү. Икенче блок — матди һәм матди булмаган ярдәм. Электрон сәүдә мәйданчыклары эшен популярлаштыру, төрле форум, конференцияләр уздыру, өйрәтү, укытулар үткәрү планлаштырыла. 

Министрлык әзер ризыкны кулланучыларга җиткерү буенча җәмәгать туклануы өлкәсе эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтә. Пандемия вакытында азык-төлек китерү буенча хезмәтләрне түләү белән бәйле чыгымнарны субсидияләү программасына ихтыяҗ зур булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100