news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Электрон хәрби билетны бозган яки югалткан өчен штраф салырга җыеналар

Закон проектын әзерләүчеләр 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф кертү тәкъдиме белән чыга.

Электрон хәрби билетны бозган яки югалткан өчен штраф салырга җыеналар
архив / Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 27 мартта Федерация Советының пленар утырышында электрон хәрби билетын югалткан яки бозган хәрби хезмәткәрләр өчен штраф кертү турындагы закон проекты каралачак. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Инициатива авторлары — Федерация Советының Оборона һәм куркынычсызлык комитеты рәисе Виктор Бондарев җитәкчелегендәге сенаторлар төркеме. Административ хокук бозулар турындагы кодекска хәрби исәп билетын белә торып бозган яки югалткан өчен хәрби хезмәткәрләргә җаваплылык билгеләүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Идея авторлары 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф кертү тәкъдиме белән чыга.

Бүгенге көндә документны югалткан яки бозган өчен закон нигезендә бернинди дә җәза каралмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot