news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Электрик, саксызлык аркасында, Лениногорск районын утсыз калдырган

Эшчене электр тогы суккан, тәне 2 – 3 дәрәҗәдә пешкән.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Лениногорск районының 21 торак пункты, эшченең саксызлыгы аркасында кыска ялганыш килеп чыгып, утсыз калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

1792 кеше, 74 трансформатор подстанциясе, сигез мәктәп һәм өч балалар бакчасы утсыз калган. Урынга электромонтерлар бригадасы килгән.
“Письмянка” подстанциясендә 10 сәгать 52 минутта ут өзелгән. Подстанциядә 44 яшьлек электрик электр җайланмаларына техник хезмәт күрсәтүдә эшләгән. Ул трос чорнаган вакытта трос җайланманың ут уза торган өлешенә эләккән, кыска ялганыш килеп чыккан.

Эшчене электр тогы суккан, кул чугы, бите, муены 2 – 3 дәрәҗәдә пешкән. Ул үзлектән Лениногорск үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.
Хәбәр 112 номеры экстрен хезмәтенә алынган. Лениногорск районында 11 сәгать 29 минутта электр тапшыру җайланмалары төзәтелеп, ут бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot