Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Электричкалардан пычрак киемле кешеләрне төшереп калдырырга тәкъдим итәләр
Шулай ук пассажирларны радиоалгычлар һәм магнитофоннар кулланган өчен тирә-юньдәгеләрнең тынычлыгын бозучы дип танырга мөмкиннәр.
(Казан, 4 февраль , «Татар-информ»). РФ Транспорт министрлыгы тимер юл транспортында пассажирлар ташу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелгәннән соң шәһәр яны поездларында җырлар җырлаучы яки пычрак киемле пассажирлар тирә-юньдәгеләрнең тынычлыгын боза дип санала ала. Тиешле боерык проекты хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.
«70 пунктның «а» бүлекчәсендә «башка пассажирларның тынычлыгына комачаулый» дигән сүзләрдән соң «(аерым алганда, радиоприемникларны, магнитофоннарны һәм башка тавыш чыгара торган яки электрон җайланмаларын куллануны, шулай ук тавыш көчәйтү җайланмаларында, музыка коралларында уйнауны, җырлауны һәм башка пассажирларның тынычлыгын боза торган башка гамәлләр кылуны ( начар ис, пычрак кием - салым һ.б.)» комачалаучы буларак өстәргә, - диелә боерыкка кушымтада.
Хәзерге вакытта пассажирлар йөртү кагыйдәләренең 70 пунктындагы «а» бүлекчәсендә «пассажирны поезддан җәмәгать тәртибен бозса, башка пассажирларның тынычлыгын бозса төшереп калдырырга мөмкин. Шул ук вакытта гражданнарның башкаларның тынычлыгына ни рәвешле комачауларга мөмкинлеге ачыкланмый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз