Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Электр җиһазларының дөрес эшләмәве сәбәпле, иртән Казанда шәхси йорт янган
Янгын мәйданы 120 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Электр җиһазларының дөрес эшләмәве сәбәпле, иртән Казанда шәхси йорт янды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казанда 3нче Отар урамында шәхси йорт һәм корылмалар януы турындагы хәбәр 7нче янгын сүндерү-коткару отрядына бүген 06.53 сәгатьтә алынган.
Җиде минуттан соң янгын сүндерүчеләр урында була. Алар 120 квадрат метрлы мәйданда ишегалды корылмалары һәм торак йорт януын күрә.
Кырык минуттан соң ут сүндерелгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Беренчел фаразлар буенча, янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз