news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Кичә кич республиканың Кайбыч районы Турминское авылында янгын чыккан.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан янгында Татарстанда ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә 21.05 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Кайбыч районы Турминское авылының Яр буе урамында бер катлы шәхси йорт януы турында хәбәр килгән.

Йортның янган конструкцияләрен аралаганда, янгын сүндерүчеләр бүлмәләрнең берсендә 56 яшьлек ир-атның мәетен тапкан.

Башлангыч версия буенча, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу янгынның сәбәбе булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot