Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Элеккеге ЮХИДИ хезмәткәре уйдырма юл-транспорт һәлакәтләре буенча документлар рәсмиләштереп, ришвәт алуда фаш ителгән
Иминият ширкәтләре акчасын талаган автомобиль хуҗаларына мөнәсәбәттә җинаять эше – башлангыч тикшерү стадиясендә.
(Казан, 14 август, “Татар-информ”). ТР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча икенче бүлегендә, Казан шәһәре Мәскәү районы буенча Эчке эшләр идарәсе Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегенең элеккеге инспекторы, 42 яшьлек В. А.ка карата җинаять эшен тикшерү тәмам. Ул РФ Җинаять Кодексының 290 нчы маддәсенең 3нче часте буенча законсыз гамәлләр өчен ришвәт алуда һәм 292 нче маддәнең 1 нче часте нигезендә хезмәт урынында ялган кылуда гаепләнә. Бу хакта ТР буенча ТИ җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.
Тикшерү фаразлаганча, 2010 нчы ел дәвамында өлкән лейтенант А. акчалата бүләк өчен уйдырма юл-транспорт һәлакәтләре турында ялган белешмәләр һәм транспорт аварияләрендә уйлап чыгарылган гаеплеләргә штраф салу турында карарлар рәсмиләштергән. Аннары ул документларны автомобиль хуҗаларына тапшырып, соңгылары аларга нигезләнеп иминият кертемнәрен ала торган булган.
Шулай итеп, 2010 нчы елның ноябрендә Казанда яшәүче, уйдырма юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар исеменнән аңлатма әзерләгән, янәсе анда аның “Мерседец Бенц” автомобиле зыян күргән. Шулай ук вакыйганың схемасын һәм имгәнүчеләр исемлеген әзерләп, А.ка тапшырган. ЮХИДИ вәкиле исә 4 мең сум күләмендә бүләккә алмашка, юл һәлакәте факты буенча кирәкле документлар әзерләгән, алар ир-атка иминият акчасын алырга булышкан. А. барлыгы 4 җинаятьчел эшчәнлек эпизодында гаепләнә.
А. үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү тарафыннан җитәрлек дәлилләр тупланган, моңа бәйле рәвештә, җинаять эше аерым тәртиптә карау өчен ТР Югары Судына юлланган.
Шуны билгеләп узарга кирәк, иминият ширкәтләре акчасын талаган автомобиль хуҗаларына мөнәсәбәттә җинаять эше – башлангыч тикшерү стадиясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз