news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элеккеге ТР урман хуҗалыгы министры Чаллы каласы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды

Соңгы елларда Наил Мәһдиев инженер-механиктан урман хуҗалыгына кадәр хезмәт юлын узды

  (Чаллы, 18 сентябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда Шәһәр советының чираттан тыш сессиясе узды. Анда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхать Латыйповның һәм шәһәр мэры Васил Шәйхразивның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу мәсьәләсе каралды. Утырышта республика Премьер-министры Илдар Халиков катнашты һәм ул башкарма комитетның яңа җитәкчесен тәкъдим итте.

Элеккеге мэр Васил Шәйхразиев: “2010 елның 22 апрелендә Илдар Халиков ТР Премьер-министры вазыйфасына киткәндә, миңа рәхмәт белдерде. Мин шулай ук Фәрхать Латыйповка эш өчен рәхмәт белдерәсем килә”, диде.

Фәрхать Латыйповка “Чаллы шәһәре алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе, шулай ук ТР Президенты Рәхмәт хаты тапшырылды. “Фәрхать Латыйпов Наил Мәһдиевкә эшкә керешеп китәргә ярдәм итәчәк”, - диде Илдар Халиков.

Билгеле булганча, Элеккеге ТР урман хуҗалыгы министры Чаллы каласы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды. Бу вазыйфага билгеләгәнче, шәһәр башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр, ягъни шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасы кертелде.

Соңгы елларда Наил Мәһдиев инженер-механиктан урман хуҗалыгы министрына кадәр хезмәт юлын узды. Ул шулай ук Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре башлыгы булды. 2010 елның 22 апреленнән алып хәзерге вакытка кадәр ТР урман хуҗалыгы министры вазыйфасын башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100