Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Элеккеге сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Лисичанскида операцияләр ясый
Элек ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы вазифасын башкарган Марсель Миңнуллин Лисичанскида ике планлы операция уздырган.
Операцияләр элегрәк Татарстан ярдәме белән ремонтланган шәһәр хастаханәсендә узды. Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры, Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы территорияләренә кураторлык итүче Фәнил Әһлиуллинның аппаратында хәбәр иттеләр.
Медицина учреждениесендә ремонт узган елда төгәлләнде. Хәзер биредә көн саен планлы һәм эндоскопик операцияләр үткәрелә. Хастаханә заманча техника — ультратавышлы аппарат, эндоскопик стойка һәм фиброгастроскоп белән җиһазландырылган. Мондый база Татарстан шефлыгындагы Лисичанск шәһәрен Луганск Халык Республикасының төньяк өлеше өчен мөһим ярдәм күрсәтү ноктасы итә.
Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллинның аппараты
«Ашыгыч госпитализациягә китереп җиткермичә, пациентның хәле кискенләшкәнче операция ясарга өлгергән очракта дәвалау процессы да, аның нәтиҗәсе дә җиңелрәк була. Бүген без шундый ике операция уздырдык. Акрынлап даими режимда эшли башларбыз, дип ышанам», - диде Марсель Миңнуллин.
Әлегә анестезиолог һәм ультратавышлы диагностика табибы кебек профильле белгечләрнең бер өлеше якындагы торак пунктлардан килә. Әмма акрынлап урында эшләргә әзер команда җыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз