Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Элеккеге полицейскийны мессенджерда мыскыл иткән өчен Татарстан кешесенә штраф салганнар
Ир-ат суд карары белән риза булмыйча шикаять бирсә дә, суд аны канәгатьләндермәгән.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда бер ир-ат элеккеге полицейскийны мессенджерда мыскыл иткән. Шуның өчен аны штрафка тартканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Октябрь башында әлеге ир-ат шәхси телефоны ярдәмендә мессенджерда төркем оештырган. Шул төркемдә элеккеге полиция хезмәткәренең фотосын урнаштырган һәм мыскыллы сүзләр язып куйган», - диде Руслан Галиев.
Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган.
Суд ир-атны гаепле дип тапкан һәм аны өч мең сум күләмендә штрафка тарткан.
Ир-ат суд карары белән риза булмыйча Баулы шәһәр судына шикаять биргән. Тик суд аның шикаятен канәгатьләндермәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз