news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Элеккеге министр Никифоров эзләүгә игълан ителгән

РФнең элеккеге элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры һәм ТРның элеккеге мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров эзләүгә игълан ителгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы мәгълүмат базасына таянып, ТАСС хәбәр итә.

«Никифоров Николай Анатольевич. Эзләү өчен нигез: Җинаять кодексы маддәсе буенча эзләнә», - дип язылган базада.

Исегезгә төшерәбез, Никифоров «Finiko» финанс пирамидасы турындагы җинаять эшендә фигурант булып тора. Аңа читтән торып оешкан җинаятьчел берләшмә төзүдә һәм аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләү белдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot