news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Элеккеге мәдәният министры А.Сибагатуллин ТНВ каналының башкарма директоры итеп билгеләнә

Айрат Сибагатуллин яңа вазифаларын башкаруга 23 апрельдә керешәчәк.

Элеккеге мәдәният министры А.Сибагатуллин ТНВ каналының башкарма директоры итеп билгеләнә
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ТНВ һәм ТНВ-Планета каналларының башкарма директоры итеп билгеләнә. Айрат Сибагатуллин яңа вазифаларын башкаруга 23 апрельдә керешәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә үз чыганакларыннан билгеле булды.

Айрат Сибагатуллин иҗади проектлар, яңа проектлар башкару, хәбәр тапшыру концепцияләрен эшләү өчен җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot