news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Элеккеге федераль министрга 300дән артык җинаять эше кузгатканнар

Россиянең элекке элемтә министры Николай Никифоровка 300дән артыграк җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «ТАСС» эш материалларына таянып яза.

«2021 елның 28 июлендә билгесез затларга карата аеруча зур күләмдә мошенниклык буенча җинаять эше кузгатылган, анда барлыгы 300дән артыграк җинаять эше берләштерелгән. 2026 елның 9 сентябрендә ялган инвестицион эшчәнлеккә корылган Finiko интернет-проектын булдыру, җинаятьчел оешмага җитәкчелек итү, акча үзләштерү буенча Николай Никифоровның гаепле булуы белдерелгән», – диелгән документларда.

Исегезгә төшерәбез: Никифоровны Finiko пирамидасы эше буенча читтән торып кулга алганнар. Аны тоткарламаганнар, чөнки 2018 елда министр вазифасыннан киткәннән соң чит илдә яши. Элекке министрны эзләүгә игълан иткәннәр. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, ул – пирамида төзүчеләрнең берсе: Никифоров җинаятьчел ысул белән табылган акчаларны Иннополиста күчемсез милек төзү һәм аның белән идарә итүгә бәйле фирма аша чыгарган.

Finiko пирамидасын оештыруда катнашы булуы күздә тотылган тагын бер кеше – дизайнер Азат Төхвәтуллинны быел сентябрь башында тоткарлаганнар һәм ике айга сак астына алганнар. Шуннан соң Мәскәүнең Мещанск районы суды аны кулга алу вакытын тагын 4 айга озайткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot