Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Элеккедән сыналган даруларны гына эчәм» - «Ватаным Татарстан» газетасы
Казан халкының 66 проценты дженерик даруларның ни икәнен белеп бетерми.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Казан халкының 66 проценты дженерик даруларның ни икәнен белеп бетерми. Дженериклар даруларның төп нөсхәсенә алмашка эшләнә. Ике очракта да организмга тәэсир итүче матдәләр бер үк күләмдә алына. Күпчелек исә даруның төп чыганагын алу яклы, чөнки аның нәтиҗәсе зуррак дип уйлый. STADA халыкара фармацевтика компаниясе соравы буенча Казанда үткәрелгән сораштыру шуны күрсәтә. Бу уңайдан 35–44 яшьтәге кешеләр күбрәк мәгълүматлы. Казанлыларның 62 проценты даруларның сыйфатыннан хәбәрдар түгел. Сораштыруда катнашучыларның 87 проценты препаратларны үз белдеге яки танышлар киңәше буенча ала. 82 проценты Казанда дару сатып алыр өчен рецептның бөтенләй кирәге юк дип саный. Сез, даруханәгә юл тотар алдыннан, табибка мәрәҗәгать итәсезме? Әллә инде төрле рекламаларга, таныш-белешләрегезнең киңәшләренә таянасызмы? Сайлау мөмкинлеге булганда, өстенлекне даруларның төп нөсхәсенәме, әллә инде, арзанрак икән дип, дженерикка бирәсезме?
Зөһрә Шәрифуллина, җырчы, Татарстанның халык артисты:
— Кайсы төп дару икән дип уйлап тормыйбыз, сайланмыйбыз да, сатып алабыз. Башта, әлбәттә, табиб белән киңәшергә кирәк. Мин шулай эшлим. Элеккедән кулланылыштагы гади даруларны гына үзем барып алам. Авырганда дарулар күп эчелә, кайсының файдасы тигәнен яки тимәгәнен аңламыйча да каласың. Соңгы елларда даруларны чит илләрдән дә алып кайта башладык. Танышларга да әйтеп җибәрәбез. Аның өчен гел чит илгә барып булмый, анда да бәяләр арзан түгел. Иң мөһиме: чирләмәскә, авырмаган кеше дару эзләп йөрми.
Гөлчирә Нәҗметдинова, дару үләннәре җыю остасы (Арча районының Наласа авылы):
— Хәзер дә авырып ятам әле. Дару эчкәнем юк. Җәй көне әзерләп куйган үләннәрдән төнәтмә ясыйм. Кайбер үләннәрне сорап килүчеләргә биреп бетерәм, үземә бер дә кирәге чыкмас кебек. Кайчан үләсемне белсәм, кабер казып куяр идем, диләр бит. Сәламәт чакта бер дә авырырсың кебек түгел. Авырганда балалар гомер ишетмәгән, әкәмәт исемдәге кыйммәтле дарулар алып кайта. «Әни, ничек эчәргә икәне язылган», — диләр. Рәхмәт әйтеп алып калам да тартмага салып куям, эчмим. Кирәк була калса дип, таныш-белешкә биреп чыгарам. Авыл кешесе даруны үз белдеге белән сатып ала. Сырхауханәгә бара башласаң, үзең теләгән чакта табибка эләгә алмыйсың, чират торырга кирәк. Чират торырлык хәлең булса, табибка бармыйсың. Аның бөтен хикмәте шул.
Нурислам Гайфуллин, табиб (Казан):
— Даруларга бик сак карыйм, еш кулланмыйм. Элеккедән сыналган даруларны гына эчәм. Хәзер бер авырудан дәвалану өчен даруханәдә 20–30 исемдәге препарат тәкъдим итәләр. Кайсы ярдәм иткәнен, кайсының юк икәнен әйтү бик кыен. Бер препарат икенчесе белән ярашмаска мөмкин. Берәүгә яраган дару икенче кешегә ярамый. Шуңа күрә башта табиб белән киңәшергә кирәк. Кызганыч, хәзер кешене табиб түгел, даруханә хезмәткәрләре дәвалый башлады, алар бик оста киңәшчегә әйләнде. Халык элек лаборатория тикшерүләренә ышана иде, хәзер провизорларга.
Зөлфия Шакирова, фельдшер (Балык Бистәсе районының Зәңгәр Күл авылы):
— Авыл халкына даруны районнан алып кайтам. Йөрәктән, ашказаныннан, югары кан басымыннан күп сорыйлар. Төп нөсхәсе дип кызыксынмыйлар, һәркем юрганына карап аягын суза. Кыйммәтлесен ала алмый икән, шундый ук составтагы арзанрагын кулланалар. Аларның да файдасы бар бит. Өйдә балалар авырып китсә, шунда ук педиатрга барабыз яки аның белән шалтыратып киңәшәм. Ул язган даруларның барысын да алам.
Тәскирә Хәмидуллина, пенсионер:
— Даруларны бик кулланмаска тырышам. Витаминнар да эчмим, яшелчә, җиләк-җимеш ашыйм. Авырып киткән очракта башта халык медицинасы буенча дәваланып карыйм. Файдасы тимәсә, табиблар янына барырга туры килә. Гадәттә кыйммәтле дарулар тәкъдим итәләр. Андыйларга кызыкмыйм. Рецептсыз гына кешедән ишетеп тә сатып алганым бар. Атнага ике тапкыр бассейнга йөрим. Шуңа күрә үземне яхшы хис итәм.
Вилдан Зәйнуллин, умартачы (Биектау районының Сая авылы):
— Мин бары кан басымыннан гына дару эчәм. Башка даруны үзебезнең корт продукцияләре алыштыра. Умарта тоткан килеш аптекадан дару эзләп йөреп булмый бит инде. Прополис, перга, балавыз, бал… нинди генә төре юк. Көнбагыш балы йөрәккә файдалы, карабодайныкында тимер күп. Тизәгеннән башка барысы да файдалы. Корт үлгәч тә файда китерә. «Подмор» организмдагы күзәнәкләрне терелтә. Менә шулардан шифа табабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз