news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Элек ураза тотмаучыга бармак төртеп күрсәтәләр иде, хәзер киресенчә - Мансур Җәләлетдин

Рамазан аеннан соң кайберәүләрне күршеләре танымый, ди Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары.

Элек ураза тотмаучыга бармак төртеп күрсәтәләр иде, хәзер киресенчә - Мансур Җәләлетдин
Рамиль Гали

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Биккол).  Күп кеше нәкъ Рамазан аенда яңа тормыш башлый. Рамазан ае – дәрт бирә торган, иманны, тәкъвалыкны, әдәпне арттыра торган ай, – ди Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Мансур хәзрәт Рамазан ае хакында Пәйгамбәребез хәдисен искә төшереп үтте.

“Пәйгамбәребез((салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: “Әгәрдә адәм баласы уразаның файдасы ни кадәр булганын белсә, аңласа, ел дәвамында ураза булганын теләр иде”.

“Рамазан аенда - яңа тормыш”

“Күп кеше нәкъ Рамазан аенда яңа тормыш башлый. Ни өчен яңа тормыш? Бар бик күп кешеләр, тәмәке тартуны ташлый алмый. Ничек ташлыйм икән дип аптырыйлар. Рамазан ае җиткәч, көндез тәмәке тартмый бит, ташлый. Кемдер әшәке сүзләр кулланырга ярата. Андый сүзләр куллану бөтенләй тыелган, әмма Рамазан аенда бу катгый тыела. Рамазан аеннан соң кайберәүләрне күршеләре танымый. Элек ничек сөйләшә идең, бүгенге көндә ул сүз бәйләмнәрен кулланмыйсың, диләр”.

“Ураза тотмаган кешегә бармак төртеп күрсәтә иделәр”

“Элек авылда, зур авыл булсынмы, кечкенә булсынмы, бер генә кеше ураза тотмаса, бөтен кеше аңа бармак төртеп: “Фәлән кеше ураза томый”, - дип әйтәләр иде. Бүгенге көндә, киресенчә, берәр кеше ураза тотса: ”Фәлән кеше ураза тота”, - дип аңа бармак төртәләр, кызганыч”.

Шулай ук Мансур хәзрәт, ураза тоткан кешеләрнең көне буе ашамый-эчми торып, ач, сусаган фәкыйрь кешеләрнең, ятим балаларның, бомжларның хәлен аңлавын да искәртеп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot