news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элек тоткан урынга күтәрелү өчен, көрәшкә сәләтле команда төзисе килә – Корбан Бердыев

"Рубин" командасы баш тренеры "Ростов"тан да уенчылар килү ихтималын яшерми.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Казанның “Рубин” футбол командасына бүген баш тренер итеп билгеләнгән Корбан Бердыев “Матч ТВ”га биргән интервьюсында алдагы планнары белән уртаклашты.
 
“Тренерлар исеменнән хис-кичерешләрне җиткердем инде – без өйгә кайттык. Беренче чиратта “Рубин”ны элекке елларда тоткан урынына күтәрерлек, көрәшкә сәләтле команда төзергә кирәк”, – диде Корбан Бердыев.
 
Ул шулай ук клубның президенты Радик Шәймиев белән дә уртак тел табуларын җиткерде.
 
“Без аңыштык кебек. Үз йортыма кайтканымны тоям, барысы да яхшы булырга тиеш. Биредәге хезмәткәрләрнең күбесе таныш”, – ди остаз.
 
Корбан Бердыевтан “Ростов”тан бу җәйдә күп кенә уенчыларның китүе, аларның Казан клубы белән килешү төзү ихтималы белән бәйле хәбәрләр турында сорагач: ”Әлегә бу хакта әйтүе кыен. Җитәкчелек белән фикерләшербез. Тиз арада ачыклык керер”, – дип белдерде.
 
Сүз уңаеннан: бүген “Ростов” футбол клубы капкачы Сослан Джанаев һәм сакчы Сесар Навас белән хушлашты. Ә "Рубин"га Корбан Бердыев белән тренерлар штабы да күченде. Барлыгы – 8 кеше, диелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100