news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Элек тә суд каршына баскан ир-ат шикәр комы урлауда шикләнелә

Бу хәл Түбән Кама шәһәрендә була

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). “Урожай” операциясе вакытында Түбән Кама шәһәренең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре складтан әйберләр урлауда шикләнелүче кешене тоткарлый.

Түбән Каманың полиция бүлекчәсенә Первопроходцы урамында урнашкан складлардан товар югалу турында хәбәр килеп ирешә. 50 килограммлы капчыклар белән шикәр комы югалуын бер складның хуҗасы ачыклый. Сатучылар озын буйлы, кара чәчле ир кешенең складтка кереп чыкканын искә төшерә һәм шик тә аңа төшә.

Ведомстводан тыш сак хезмәте шәһәр районнарын тикшергәннән соң, санап кителгән билгеләре булган ир-атны тоткарлый. Аның үзе белән урланган бер капчык шикәр комы да була. Икенче капчыкны аның куаклар арасына яшерүе ачыклана.

Элек тә суд каршына күп тапкырлар баскан 40 яшьлек ир суммасы 2,3 мең сум булган 2 капчык шикәр комын урлаувын таный.

Бу эш буенча РФ ҖКның 158нче матдәсенең 1нче бүлеге (“Урлау”) буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100