news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элек тәрҗемә итеп, тамак туйдырырга мөмкинлекләр зур иде – Рәмис Аймәт

Бездә традицияләр бик көчле, шигырьләр гел бер үк калыпта иҗат ителә, ди шагыйрь.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт Совет чорында тәрҗемә итеп, тамак туйдырырга мөмкинлекләр зур иде, дип саный. Бу хакта ул КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары белән очрашуда сөйләде.

Рәмис Аймәт студентларга Язучылар берлегенең һәм матур әдәбият тәрҗемәсенең торышы, аның тарихын, үзенең эшчәнлеге, иҗаты турында сөйләде. “Тәрҗемәче үз кысаларында гына бикләнеп яшәргә тиеш түгел. Француз, инглиз, испан һ.б. шигъриятләре, тәрҗемә ителмәгән булса, кайдан белер идек? Без, тәрҗемә әсәрләрен укып, әдәбият һәм шигърият серләренә өйрәнәбез. Миңа калса, тәрҗемә жанрын безгә активлаштырырга кирәк. Ул зур план нигезендә бик үк башкарылмый, бу өлкәдә дәүләт программасы да юк. Шулай да, аерым очраклар, инициативалар, тырышлыклар белән тәрҗемәчелек әлегә акрын булса да, алга бара. Язучылар союзында татар теленнән рус теленә тәрҗемә итүчеләрне күп димәс идем. Алар арасында, Наил Ишмөхәммәтов, Гәүһәр Хәсәнова, Алена Кәримова, Лилия Газизова һ.б. бар", - диде ул.

Рәмис Аймәт сүзләренчә, кайсыдыр вакытта тәрҗемәче авторны “тартып чыгара” һәм югарырак кимәлгә күтәреп, аның әсәрен матуррак яңгырата, кайбер тәрҗемәче синең әсәреңне дөрес тәрҗемә итмичә, юкка чыгара ала. Бу факторлар исә тәрҗемәченең осталыгыннан тора.

"Тәрҗемә иткәндә бөтен энергияң сыгыла, авторга әверелеп, автор булып яшисең, яңа әсәр тудырасың кебек, әмма китап тышлыгында тәрҗемәче түгел, барыбер шул автор кала. Тәрҗемә эшен бик үк җиңел димәс идем”, - диде ул уены-чыны белән.

Рәмис Аймәт хәзерге татар яшьләрендә ритмсыз шигырьләр язу күзәтелә башлады, дип исәпли. “Бездә традицияләр бик көчле, шигырьләр гел бер үк калыпта иҗат ителә. Ул җырда да күзәтелә, без ничектер үсеп китә алмыйбыз. Татар шигъриятендә ритмсыз шигырьләр язу юнәлешен үстерергә кирәк дип саныйм. Бәлки, бу безнең бераз артка калуыбыздандыр? Шул ук Равил Фәйзуллиннарның да заманында ак шигырьләре бар иде. Аларны, татар шигъриятенең традицияләрен бозасыз дип, кабул итмәделәр. Мин аны “бозу” дип карамыйм. Әйтик, ритмсыз шигырьләр язу Йолдыз Миңнуллина иҗатында бар”, - ди ул.

Шагыйрь тәрҗемә жанрының Совет елларында киң таралу сәбәбен аңлатып үтте. “Элек Татарстан китап нәшриятында аерым тәрҗемәчелек бүлеге бар иде. Ел саен нәшриятның тематик планының ун проценты тәрҗемәгә бирелгән. Нәкъ менә Совет чорында Толстой, Лермонтов, Чехов, Горький һәм башкаларның әсәрләре тәрҗемә ителде. Тәрҗемәчелек хезмәте авыр булуга карамастан, тәрҗемәчеләр бу эшкә бик теләп алына иде, чөнки ул елларда тәрҗемә өчен бик хезмәт хакы күп түләнелгән. Совет заманында Б. Пастернакның, А. Ахматоваларның Тукайны тәрҗемә итүен беләбез. Алар, иң беренче чиратта, гонорар мәсьәләсендә кызыксынган. Ягъни элек тәрҗемә итеп, тамак туйдырырга мөмкинлекләр зур иде. Тора-бара хезмәт хакы кимү ягына таба барды, соңыннан китап нәшриятының планы санаулы гына калды. Шуннан соң, тәрҗемә жанры артка чигенде", - ди шагыйрь.

Моннан тыш, күп кенә татар язучылары һәм шагыйрьләре Россиянең китап нәшриятының планына кергән."Ел саен 2-3 шагыйрь һәм язучының әсәрләре Мәскәүдә даими нәшер ителде. Күчеш чорыннан соң, әлеге эшчәнлек туктатылды. Совет власте елларында бик күп язучыларның әсәрләре, аларның тәрҗемәләре Европа телләрендә һәм шул исәптән татар телендә дә дөнья күрде”, - ди Рәмис Аймәт.

Шагыйрь җырның популярлыгы шигырь текстына иҗат ителгән көйнең матурлыгыннан һәм башкаручыдан тора дип саный. “Композитор синең текстыңны аңлап, аннан соң аңа көй иҗат итсә, бик әйбәт. Әмма башка очраклар да булды: композитор көй яза, ә текст юк. Миңа бу ошап бетми. Текстка көй язып, аннан соң текстны ошатмаган очраклар да булды. “Башкарак текст язып карый алмассызмы”, - дип сорадылар. Мин еш кына җырларымны композиторга бирәм, ә җырчылар композиторга мөрәҗәгать итә. Җырчыларның үзләре дә миңа чыкканнары булды", - ди ул.

Рәмис Аймәт фикеренчә, җырның популярлыгы күбрәк музыканың матурлыгыннан тора. "Ул кинәт кенә булырга мөмкин, бу очракта, җырчының да роле әһәмияткә ия. Кайвакыт, өч тиенлек шигырьгә композитор искиткеч көй язып куя, киресенчә дә була ала. Әгәр дә шагыйрь, композитор һәм башкаручы рухи тәңгәллек тудырсалар, җыр уңышлы килеп чыга”, - ди ул.

Очрашудан соң студентлар Рәмис Аймәткә кызыксындырган сорауларын бирде, аннан автограф алды. Чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100