news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак

Сергей Погодин сүзләренчә, 9 ел эчендә яшь кешенең сәламәтлеге үзгәрергә мөмкин, дәваланганнан соң, ул хәрби хезмәткә яраклы була ала.

Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак
архив/Расих Фасхутдинов

(Казан, 25 июль, "Татар-информ"). Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

“18 яшьтән 27 яшькә кадәр булган, элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган гражданнарның медкомиссия узарга хакы бар”, - диде генерал-майор.

Сергей Погодин сүзләренчә, монда табиблар ялгышы турында сүз бармый. 9 ел эчендә яшь кешенең сәламәтлеге үзгәрергә мөмкин, дәваланганнан соң, хәрби хезмәткә яраклы була ала.

ТР хәрби комиссары билгеләгәнчә, ике кеше кабат медкомиссияне уңышлы узып, яз көне хәрби хезмәткә алынган. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100