Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Элек хөкем ителгәннәрнең, кагыйдә буларак, өчтән бере кабат җинаятькә бара – Марат Зарипов
Хәзерге профилактик исәптә булган гаиләдә җәнҗал куптаручы, притон тотучы, сукбайлыкка хәвәс кебек категорияләр белән эшләү аеруча актуальләште
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан торак пунктларында эшләүче 1187 участковый (аларның 832се – шәһәрләрдә, 355е – авыл җирлекләрендә) җаваплылыгындагы килеп чыккан агымдагы эшләренә өстәп, административ күзәтчелектә һәм профилактик исәптә торган берничә дистә мең зат бар.
Аерым алганда, 1 ноябрь белешмәләре буенча, хөкем ителгән 8486 зат административ күзәтчелеккә алынырга мөмкин буларак эчке эшләр органнары хисабында тора, кагыйдә буларак, элек хөкем ителгәннәрнең өчтән бере кабат җинаятькә бара. 3011 затка карата административ күзәтчелек билгеләнгән. Элек хөкем ителгән 550 кеше мәҗбүри күзәтчелектә: җенси көчләү, җенси тотнаксызлык-азгынлык өчен 500дән артык, шуларның 156сы – балигъ булмаганнарга карата җенси азгынлык кылучы; 394е - куркыныч һәм аеруча куркыныч җинаять кылган зат.
Быел 10 айда шушы күзәтчелектәге кешеләргә карата, административ чикләүне бозганга, 4281 административ протокол төзелгән, андый күзәтчелектән качкан 40 зат исә җинаять җаваплылыгына тартылган.
Ә инде профилактик исәптә, 12 ноябрь белешмәсе буенча, 69064 кеше тора. Соңгы 10 айда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 40 меңнән артык кешене шундый исәпкә алган. Профилактик исәптә булганнар арасында иң күбесе, 30 проценттан артыгы, – “алкоголик” һәм “элек хөкем ителгән” категорияләренә карый: быел профилактик исәпкә шундый 21335 кеше алынган - эчкече 12652, наркоман - 3977 кеше, элек хөкем ителгәне – 4798. Андый исәпкә тагын беренче тапкыр хөкем ителгән, ләкин җәмгыятьтән изоляцияләнмәгән, ягъни шартлы рәвештәге хөкем бирелгән яисә штраф салынганнар, хөкем карары вакыты чыкмаганнар, шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыгарылганнар, психик авырулар һәм социаль куркыныч затлар, башбаштак ата-аналар һ.б. шундый җәмгыять өчен хәвефле затлар алына. Хәзерге вакытта профилактик исәптә булган гаиләдә җәнҗал куптаручы, притон тотучы, сукбайлыкка хәвәс кебек категорияләр белән эшләү аеруча актуальләште, алар саны арта бара, дип белдерде бүген ТР буенча ЭЭМның җәмәгать тәртибе сакчылыгын оештыру һәм ТР башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән багланышлар идарәсе башлыгы полиция полковнигы Марат Зарипов.
Быел 24-31 октябрьдә ТР буенча ЭЭМ белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең уртак “Условник” профилактик операциясе вакытында республикада профилактик исәптә торганнар һәм кешеләргә карата җинаять кылу ихтималы булган 27 проценты күздән кичерелгән, төгәлрәге, 13980 кеше. Аларның 1998е (23,5 проценты) административ күзәтчелеккә формаль эләккән, 1199ы (55,7 проценты) – күзәтчелектә, 857се (40 проценты) – шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгән, 4270е (38,3 проценты) – ирегеннән мәхрүм итми торган хөкем бирелгән зат. Җыеп кына әйткәндә, 1 атна эчендә участковыйлар 20643 фатир һәм шәхси йортны тикшереп чыккан. Уртак көчләр белән җинаять кылырга мөмкин затлар җыела торган 5768 урын тикшерелгән, ә алардан 1891 подвал, 1830 чарлак, ташландык 991 йорт, 108 җылылык трассасы.
Нәтиҗәдә, элек хөкем ителгән 351 кешегә карата рәсми кисәтү ясалган, профилактик исәптә торган 259ы административ җаваплылыкка тартылган, 138 кешегә карата, сынау срогын арттыру турында мәсьәлә каралсын өчен, судка материаллар әзерләнгән, 114енә – өстәмә вазифалар салу турында һ.б.
Полиция полковнигы Марат Зарипов бүген ТР буенча ЭЭМнда уздырылган матбугат конференциясендә әнә шул хакта шәрехләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз