Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Элек авыл җирлеге башлыгы булган хәрби Ютазы районына кыска вакытлы ялга кайткан
Махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы ялга элек Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фларис Әхмәтов кайтты. Ул Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин белән очрашты, хәрби тормышы, иптәшләре, алгы сызыктагы хәл-торыш турында сөйләде. Бу хакта «Ютазы таңы» яза.
Хәрби белән очрашу барышында район башлыгы Ватанга тугрылык һәм илебезне, шулай ук безнең тынычлыкны саклаган өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында Фларис Варисович район халкына күрсәткән игътибарлары һәм бәяләп бетергесез ярдәме өчен рәхмәт белдерде, Махсус хәрби операция барган төбәкләргә җибәрелгән посылкалар, мәктәп укучыларының язган хатлары һәр хәрбинең күңелен җылыта. Туган яктан килгән һәр хәбәр, һәр күчтәнәч алар өчен зур шатлык, юаныч ул, бу аларның сугышчан рухын күтәрә һәм җиңүгә ышанычын ныгыта.
«Без хәрбиләр өчен борчылабыз һәм аларның туган районыбызга исән-сау кайтуларын көтәбез. Сезнең һәрберегез белән горурлык хисе кичерәбез! Сез хәрби бурычыгызны намус белән үтисез. Ял көннәре кыска булса да, туганнарың һәм дусларың белән күрешүдән дә яхшырак нәрсә юк», — диде очрашу азагында Аяз Шәфыйгуллин. Ул Әхмәтовка яхшылап ял итәргә, көч җыярга һәм җиңү белән кайтырга теләде.
Туган җиренең саф һавасын сулагач, Фларис Әхмәтов шушы мизгелләр аңа көч, куәт биргәнлеген әйтте. «Ныклы ышаныч белән әйтәм, без көрәшкән тыныч тормыш бервакыт барысы өчен дә чынбарлыкка әвереләчәк», — диде Фларис Варисович.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз