news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Элазыг шәһәрендә уздырылган шигырь кичәләрендә татарча шигырьләр яңгырады
XVII Халыкара Хәзәр шигырь кичәләрендә Татарстанны филология фәннәре докторы, шагыйрә Чулпан Зариф –Четин тәмсил итте
Скопировать ссылку
(Истанбул, 2 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Моңа кадәр үткәрелеп килгән халыкара Хәзәр шигырь кичәләре - дөньякүләм танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовка, үткән елгысы әзербайҗан халкының бөек шагыйре Бәхтияр Ваһапзадәгә багышланган булса, быел 17нче тапкыр үткәрелә торган чара Төркиянең танылган каләм остасы Нәҗип Фазыл Кысакүрәкнең якты истәлеген яд итә.
Шигърият кичәләрендә исә төрки шагыйрьләр үзләренең шигырьләре белән уртаклаштылар. Шул исәптән, Мугла университеты галиме, шагыйрә Чулпан Зариф- Четин Татарстанны тәмсил итеп, татар әдәбияты турында чыгыш ясады. Ул күренекле татар шагыйрьләрен атап узып, киләчәктә Хәзәр шигърият кичәләренең татар халык шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланырга тиешлеген ассызыклады. Шулай ук шигърият дөньябызның бүгенге халәте белән таныштырды. Туган ил, мәхәббәт бәйле татарча шигырьләрен сөйләп күрсәтте. Бүгенге көнгә кадәр күңел дәрьясын татар телендә генә ачып биргән Чулпан ханым шигырьләрен инде төрекчә дә яза башлаган. Ул аларны беренче мәртәбә шигърият кичәсендәге тамашачыларга ишеттерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot