news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ЕлАЗ кадрлар алмашынуын кыскартты

ЕлАЗ кадрлар алмашынуын кыскартты

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Илисә Ганиева). 2004 ел нәтиҗәләре буенча Алабуга автозаводы кадрлар алмашынуын 23 процентка кыскарткан. Предприятиенең генераль директоры Равил Зарипов сүзләренчә, бу 2006 елга кадәр исәпләнгән яшьләр белән эшләүнең стратегик программасы нәтиҗәсе.

Автозаводта яшьләрдән алмаш әзерләүгә җитди карыйлар. Предприятие берничә ел инде 8нче номерлы һөнәр училищесына финанс ягыннан ярдәм итә, анда укучылар ЕлАЗда практика үтә һәм укуларын тәмамлагач бирегә эшкә килә. 2004 елда предприятие коллективына училищены тәмамлаган 30 кеше килгән. Соңгы елларда ПУ-2 үсешенә ЕлАЗ 2 миллион сум инвестицияләгән. Бу эш вахта ярдәмендә йөртергә кирәкле башка шәһәр эшчеләре санын киметергә мөмкинлек бирә.

ЕлАЗ Казан дәүләт техник университетының Алабуга филиалы белән дә хезмәттәшлекне җайга салган. Әлеге уку йортына да 2 миллион сумга якын акча салынган. КДТУ филиалы ЕлАЗ өчен инженерлар, конструкторлар, икътисадчылар әзерли. Барлык дәрәҗәдәге уку йортларына ярдәм итү һәм Алабуга яшьләренә игътибар предприятие өчен үз кадрлар сәясәтен ышанычлы төзергә мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot