Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ЕлАЗ ел ахырына кадәр акционерлаша
ЕлАЗ ел ахырына кадәр акционерлаша
(Чаллы, 21 декабрь, «Татар–информ», Илисә Ганиева). «ЕлАЗ» җитештерү берләшмәсе агымдагы ел азагына кадәр акционерлашачак. Бу хакта предприятие директоры Равил Зарипов белдерде.
Устав капиталы күләме, акцияләрнең саны һәм номиналы һәм предприятиене акционерлаштыруга кагылышлы башка мәсьәләләр 28 декабрь көнне республиканың Жир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә каралачак. Беренче чорда «Алабуга автозаводы» ачык акционерлык жәмгыяте акцияләренең 100 проценты да дәүләт карамагында булачак дип ниятләнә. Әмма предприятие җитәкчелеге һәм республика хөкүмәте предприятие өчен стратегик партнерлар эзли. Алар «ЕлАЗ» белән кызыксынучы Көньяк Корея автомобиль компанияләре булырга мөмкин. Һәрхәлдә, предприятие акцияләре конкурс сатулары аша сатылачак. Равил Зарипов сүзләренчә, акционерлаштыру коллективның производство һәм социаль тормышына кискен үзгәрешләр кертмәячәк. Чыгарыла торган продукция номенклатурасы элеккечә калачак һәм штатларны кыскарту көтелми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз