news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Елан чагу кемнәр өчен аеруча куркыныч булуы билгеле

Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина балалар елан тешләвен аеруча авыр кичерүен билгеләп узды.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина елан чагу кемнәр өчен аеруча куркыныч булуын әйтте. Бу хакта ул хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

«Елан тешләү аеруча балалар өчен куркыныч, балаларда бу урын аеруча каты һәм тиз шешә. Шеш күләме шактый зур булырга мөмкин, йөрәккә кадәр күтәрелсә, шактый куркыныч очрак. Андый пациентларны реанимациягә күчерәбез, чөнки бу кеше тормышына куркыныч янаган очракка керә», — диде табиб.

Алия Насыйбуллина сүзләренчә, аллергияләре булган кешеләр өчен дә елан һөҗүме аеруча куркыныч. «Даруларга, азык-төлеккә, цитруска, балга, башка төрле ризыкка аллергиясе булган кешенең елан тешләвен авыр кичерүе ихтимал», — диде ул.

Баш токсиколог кан оешуы бозылган, тромб барлыкка килү ихтималлыгы булган пациентлар өчен дә елан чагу авыр зыян китерергә мөмкинлеген әйтте. «Кан системасында тайпылышлар да елан тешләгән пациентлар өчен куркыныч булып тора», — диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot