Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада «Күңелем Тукай белән сөйләшә» күргәзмәсе ачылды
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Күңелем Тукай белән сөйләшә» күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәдә XX гасырның әйдәп баручы рәссам-графикларыннан берсе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Байназар Әлминовның (Казан) Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Рият Мөхәммәтдинов һәм Сәгыйдә Сираҗиева (Чаллы) иҗат иткән график композицияләр белән танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз