news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада гыйбадәт бүлмәләрен җиһазландыру өчен махсус операция зонасына ярдәм җибәрделәр

Алабугада гыйбадәт бүлмәләрен җиһазландыру өчен махсус операция зонасына ярдәм җибәрделәр

Алабугадан махсус хәрби операция зонасына 4 тонна авырлыктагы чираттагы гуманитар конвойны озаттылар. Бу – гуманитар ярдәмнең 125нче партиясе.

2026 ел Россиядә - Халыклар бердәмлеге елы, ә Татарстанда Хәрби һәм хезмәт даны елы дип игълан ителде. Алабуганың төрле милләт һәм дин кешеләрен берләштергән «Җиңүгә бергәләп» хәрәкәте мондый бердәмлекнең ачык мисалы булды.

Чираттагы ярдәм партиясен оештыруда Алабуга шәһәр Советы депутаты Илшат Шәйморатов җитәкчелегендәге хәрәкәт башлап йөрде, аларга волонтерлар командасы ярдәм итте.

Хәрбиләргә рухи ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирделәр.

Солдатларның үтенече белән гыйбадәт бүлмәләрен җиһазландыру өчен кирәкле әйберләр әзерләнде.

Фотолар: Татарстанның Алабуга районы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot