news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел ярым вакыт эчендә ТРның барлык районнарында күп функцияле үзәкләр барлыкка килергә тиеш

Аларны инде булган биналарга урнаштыру планлаштырыла

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Хөкүмәт Йортында атна саен ведеоконференцэлемтә режимында үтә торган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берәмлекләре башлыкларыннан гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү буенча күп функцияле үзәкләрне урнаштыру өчен, яңа биналарны төземичә, урыннар табуларын таләп итте.
Шул ук вакытта республика башлыгы бу урыннар уңайлы булырга тиеш, дип ассызыклады. Моннан тыш, ул, кешеләр бу үзәкләргә барсын өчен, транспорт логистикасын уйлауларын сорады.
“Мин бу сорауга аңлау белән карауларын сорыйм. 1-1,5 ел эчендә без бу эшне тәмамларга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Күп функцияле үзәкләргә бүлмә таба алмаганнарга Президент үзе шәхсән анда барып, урын табарга вәгъдә итте.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Президентның чыгышын тулыландырды. Ул Актаныш, Азнакай, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Тукай, Теләче һәм Ютазы районнары, Яр Чаллы шәһәре башлыкларыннан дүшәмбе көнне күп фукцияле үзәкләр урнашачак урыннар турында мәгълүматларны бирүләрен сорады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot