news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ел волонтеры-2017"нең төп премия иясе билгеле булды

“Ел волонтеры” – волонтерлар өчен “Социаль һәм спорт проектлары дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан уздырыла торган премия.

"Ел волонтеры-2017"нең төп премия иясе билгеле булды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча, 2017 елдан 5 декабрьдә Волонтер көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан кичә Казанда республика волонтерлар командасының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм бәйрәм концерты оештырылды. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Казан Мэры Илсур Метшин “Ел волонтеры” VII республика премиясе лауреатларын бүләкләде. "Ел волонтеры -2017" төп премиясен Халыкара сервис колледжының икенче курс студенты Дамир Рәхмәтуллин алды. Тантана барышында инде традицион булган номинацияләрдә премияләр тапшырылды. Җиңүчеләр итеп Зиннәтуллина Рената (“Һәрвакыт әзер!”), Жиганов Алексей (“Ел рекорды”), Коваль Владислав (“Ел ачышы”), Әхмәтгалиева Нәзирә (“Көмеш волонтер”), Елчуева Анастасия (“Ел тим-лилеры”), Йосыпова Гөлназ (“Тамашачылар симпантиясе бүләге”) танылды. Тантананың 30дан артык номинанты - “Kazan volunteers” яшьләр хәрәкәте вәкилләре. Волонтер көне уңаеннан уздырылган тантаналы чара Казан ратушасында үтте. 

Чарада билгеләп үтелгәнчә, 2017 елда волонтерлар халыкара һәм Бөтероссия күләмендәге 64 чара оештырырга ярдәм иткән. Әлеге чараларда 2 меңнән артык волонтер катнашкан.

Волонтерларның шәһәр тормышына керткән өлешләрен Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үтте. Ул волонтерларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм үз исеменнән рәхмәт белдерде. “Беренче тапкыр ил күләмендә волонтер көнен билгеләп үтәбез. Владимир Путинга сезнең хезмәтегезне югары бәяләгән өчен рәхмәт”, - диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин шәһәрдә спорт волонтерлары хәрәкәте башлануны исенә төшерде. Татарстан башкаласы Мэры сүзләренчә, 2013 елда Универсиадага дөньяның барлык континетларыннан 50 меңнән артык гариза кабул ителгән, бары 20 мең кешегә генә волонтер булу мөмкинлеге бирелде. “Иң яшь катнашучыга 14 яшь иде, иң өлкәненә – 83. Бу сезнең күңелегез һәм мөмкинлекләрегез диапазоны турында сөйли”, - диде ул.

“Универсиададан соң шәһәребез турында, инфраструктураны ничек үзгәртү турында уйлаганда, шәһәр кешесенең ничек үзгәрүен күз алдына да китерә алмаган идем. Хәзер залда - Россиядә иң яхшылардан саналган волонтер хәрәкәте вәкилләре. Татарстан һәм Казан волонтерлары иң яхшылары дигәндә һәрвакыт горурлык хисе кичерәбез, бу чыннан да шулай”, - диде шәһәр башлыгы.

Белешмә. “Ел волонтеры” тантанасы – волонтерлар өчен “Социаль һәм спорт проектлары дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан уздырыла торган премия. Чараның максаты – волонтерлар командасының еллык эшчәнлегенә нтиҗәләр ясау, хәрәкәт активистларын билгеләү, яңа волонтерларга мотивация бирү, Казанда һәм Татарстанда вакыйгаи волонтерлыкны үстерү.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100