news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ел укытучысы» бәйгесенең төбәк этабында Мария Ерофеева җиңү яулады

«Ел укытучысы» бәйгесенең төбәк этабында Мария Ерофеева җиңү яулады
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Казанның «Әкият» курчак театрында «Россиянең Ел укытучысы 2025» бәйгесенең республика этабында уңышларга ирешкәннәрне бүләкләделәр. Бәйгенең төбәк этабында Чаллының 35нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты педагогы Мария Ерофеева җиңүче булып танылды.

«Минем өчен җиңү яулавым – көтелмәгән шатлыклы вакыйга. Күңелемдә җаваплылык хисе тоям, чөнки хәзер миңа үз мәктәбемне, шәһәремне генә түгел, туган республикамны да тәкъдим итәргә туры киләчәк. Мин горурланам, ләкин бераз дулкынланам. Мин укытучылар династиясеннән түгел. Гаиләбездән беренче мөгаллимә. Ләкин бәләкәй чактан ук шушы һөнәргә ия буласым килгән иде. Конкурс дәвамында миңа үземнең мәктәп коллективым, укучыларым миңа ярдәм итте, рухи яктан көч бирделәр», – диде ул.

«Ел укытучысы»ның мәктәп һәм муниципаль этаплары Татарстанда ноябрь – гыйнвар айларында узган иде. Ә 27 гыйнвардан алып 20 февральгә кадәр зона этабы булды.

  • Төбәк этабында 29 муниципаль берәмлектән 40 педагог катнашты. Алар арасыннан бәйге нәтиҗәләре буенча жюри иң яхшы 15 педагогны билгеләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100