news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ел укытучысы» бәйгесендә җиңүчегә миллион сум акча түләргә тәкъдим ителде

Россия Мәгариф министрлыгы «Россия Ел укытучысы» конкурсында җиңүчегә бер миллион сум, призерларга – 500 мең сум күләмендә бүләк бирергә тәкъдим итә.

Шундый карар проекты норматив-хокукый актлар проектларының рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Моны РИА Новости яза.

«Ел саен түләнә торган акчалата бүләкләү кертү карар проектында каралган. «Россия Ел укытучысы» һөнәри конкурсы җиңүчесенә һәм призерларына акчалата бүләкләү күләме: җиңүчегә – 1 миллион сум, һәр призерга – 500 мең сум», – диелә документта.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100