Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Ел укытучысы» бәйгесендә тукайлы да катнашачак
Бу көннәрдә «Ел укытучысы» конкурсының зональ этабы нәтиҗәләре билгеле булды.
(Тукай, 10 март, "Татар-информ", "Якты юл"). «Ел укытучысы» дип исемләнгән Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесен үткәрү максаты – укытучыларның абруен күтәрү, аларның хезмәтен популярлаштыру һәм камилләштерү, бер-берең белән сәләтле педагогларның тәҗрибәсен уртаклашу. Быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйгене үткәрү өчен ике номинация билгеләде. Педагогик стажы биш елдан артык булган укытучылар «Ел укытучысы» номинациясендә катнаштылар. Педстажлары өч елдан ким булган укытучылар өчен «Педагогик дебют» номинациясе каралган иде.
Тукай районының 18 мәктәбеннән 23 укытучы муниципаль этапта көч сынашты. Аның нәтиҗәләре буенча бәйгенең зональ этабына районнан дүрт укытучы сайланды. «Педагогик дебют» номинациясендә Кече Шилнә мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гадел Даутов, «Ел укытучысы» номинациясендә Биклән мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Алсу Мөбарәкшина, Кнәз мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Самойлова, Новотроицкое мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Усманова катнаштылар, дип яза җирле басма.
Укытучыларны бәйгенең зональ этабына эзерләү өчен район мәгариф идарәсе тарафыннан әзерлек эшләре оештырылды, дип билгеләде идарәнең методисты Әнисә Гыйльметдинова. Зональ этап барышында ачык дәресләр күрсәтелә. Шуңа эзерләү максатында идарә белгечләре, район методик берләшмә җитәкчеләре конкурсантларга методик ярдәм күрсәттеләр. Моннан тыш бәйгегә әзерләнүчеләргә «Укытучы-мастер» грантын яулаган, башка елларны «Ел укытучысы» конкурсында катнашкан укытучылар үзләренең киңәшәрен бирделәр.
«Ел укытучысы» бәйгесенең зональ этабы Яр Чаллыда үтте. Биредә Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск, Чирмешән, Минзәлә районнарында узган муниципаль этапларың җиңүчеләре һәм призерлары көч сынашты. Һәрбер конкурсант дәрес фрагменты һәм мастер-класс күрсәтте.
Бу көннәрдә «Ел укытучысы» конкурсының зональ этабы нәтиҗәләре билгеле булды.Тукай районыннан бәйгенең региональ этабында Кнәз мәктәбеннән Татьяна Самойлова катнашачак, дип хәбәр иттеләр район мәгариф идарәсеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз