Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел укучысы-2026: Мин хәзер химиядән иң абруйлы саналган халыкара олимпиадага әзерләнәм
Татарстанның ел укучысы-2026 исеменә лаек булган XI сыйныф укучысы Азамат Шәрәфиев химиядән халыкара олимпиадага әзерләнә. Бу хакта ул бүген журналистларга сөйләде.
Казанның Яңа Савин районында 9нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы Азамат химия буенча Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтеп килә.
«Быел Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булдым, халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль алдым. Былтыр Ташкентта химиядән Әбу Рәйхан әл-Бируни исемендәге халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган идем. Алга таба быел июльдә химиядән иң абруйлы саналган халыкара олимпиадада катнашырга ниятлим. Ул Үзбәкстанда узачак. Анда үтү бик читен, бөтен Россиядән дүрт кенә кеше уза ала, шуңа күрә мин хәзер бик күп эшлим», – дип сөйләде Азамат Шәрәфиев.
Ул олимпиадаларда үзен VIII сыйныфтан ук сыный башлаган. «Мәктәп укытучысы мине олимпиадаларга кертеп җибәрде дә, аннары нәтиҗәм әйбәт булгач, алга таба ныграк әзерләнә башладым. Һаман яңаны өйрәнеп, фәннең кызыклыгын аңлыйсың, аннары ташлап булмый инде. Тормышымны химия белән бәйләргә уйладым. КФУның химия институтына керергә уйлыйм. Алга таба фән белән шөгыльләнергә ниятлим. Бәлки укучыларны олимпиадаларга да әзерләрмен», – диде Азамат Шәрәфиев.
Ул үзенә ярдәм иткән әти-әнисенә, укытучыларына рәхмәтен җиткерде. «Алар миңа һәрчак ышандылар, көч биреп тордылар», – дип белдерде.
Азаматның башка укучыларга киңәше дә бар. «Ирешелгән нәтиҗәләрдә генә туктап калмаска, уңышсызлыклар бар икән, алар алга таба эшләргә стимул булырга тиеш, шуңа кулларны төшерергә ярамый», – диде ул.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ел укучысында һәрвакыт белемгә омтылыш булырга тиешлеген искәртте. «Укучы үз алдына бурычлар куеп, шуларны акрынлап һәр этапта хәл итеп, нәтиҗәгә ирешергә тиеш. Белем алу гына бер хәл, аны бу тормышка яраклаштырып, практикада куллану – икенче мәсьәлә», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз