news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ел татары – 2026» бәйгесендә тавыш бирү башлана

10 сентябрьдә «Ел татары – 2026» бәйгесендә тавыш бирү башлана. Тавышларны «Миллиард.Татар» сайтында һәм проектның социаль челтәрләрендә бирергә мөмкин булачак. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә проект авторы, «Миллиард.Татар» баш мөхәррире Арслан Минвәлиев хәбәр итте.

Катнашучылар 21 номинациядә ярыша, алар арасында «Ел медиапроекты», «Елның иң яхшы спектакле», «Ел җыры», «Ел укытучысы», «Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче иң актив татар» һәм хәтта «Ел уңышсызлыгы» номинацияләре дә бар.

Беренче этапта катнашучыларны экспертлар бәяли. Һәр номинациядә 20дән артык эксперт эшли. Алар анкета тутыралар һәм 1 дән 10 баллга кадәр билге куялар. Иң күп балл җыйган ун номинант халык тавыш бирү этабына уза.

Тавыш бирү «Ел җыры» номинациясеннән башлана. Калган номинацияләр буенча тавыш бирү ноябрьгә кадәр чиратлашып узачак. Финал тавыш бирү 12-20 ноябрьдә, ә бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot