news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ел табибы” исеменә республика неонатологы Фатыйма Казакова лаек булды

Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында табиблар арасында үткәрелә торган “Ак чәчәкләр” бәйгесендә җиңүчеләрне котлау тантанасы узд

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында табиблар арасында үткәрелә торган “Ак чәчәкләр” бәйгесендә җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Тантанада олы кунак булып Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика сәламәтлек министры Айрат Фәррахов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин катнаштылар. Кичәне Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова һәм танылган алып баручы Михаил Волконадский алып бардылар.
“Ел табибы-“Ак чәчәкләр”” бәйгесен уздыру Татарстанда матур традициягә әйләнде. Быел бәйге өченче тапкыр узды. Конкурста җиде номинация тәкъдим ителгән иде. “Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы” номинациясеннән башка, һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителде. Җиңүчеләрне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет утырышында билгеләделәр.
Бүгенге бәйрәмдә “Ел табибы” номинациясендә җиңүче исемен Илдар Халиков яңгыратты. “Сезне Татарстан Президенты һәм шәхсән үземнән бу күркәм бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез. Бүген Сезгә - бу конкурста катнашучыларга, җиңүчеләргә югары бәя бирелде. Әлбәттә, бу залда утыручыларның һәркайсын, һәм бу залда утыручыларны гына түгел, республиканың 3 миллионга якын халкы рәхмәт белдергән һәр табибны “Ел табибы” дип атарга була. Кичә бер көндә генә яңа туган 65 сабыйның әтисе-әнисе, хастаханәдән сәламәтләнеп чыккан 1246 пациент рәхмәт белдергән табиблар да “Ел табибы” дип аталырга лаек. Бүген мин һәрберегезгә баш иеп “Рәхмәт” дигән сүзне җиткерәсем килә”, - диде ул. Илдар Халиков ассызыклаганча, бу профессия кешеләренә сәләт АллаһыТәгаләдән бирелә. Һәм табиблар үз эшен горурлык һәм зур осталык белән башкара. “Ак чәчәкләр” бәйгесе – кешеләрнең “рәхмәт” сүзен гәүдәләндерә. Премьер-министр бу конкурсның уңышлы дәвамы булачагына шикләнми. “Бүгенге бүләкләр – сез эшләгән коллектив өчен дә, сезнең туганнарыгыз, якыннарыгыз, пациентларыгыз һәм дусларыгызның бүләкләре дә”, - дип белдерде Илдар Халиков һәм “Ел табибы” исеменә лаек булган Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-неонатологы, яңа дөньяга килгән һәм җитлекми туган сабыйлар патологиясе бүлеге мөдире Фатыйма Казакованы бу олы бүләккә ия булуы белән чын күңелдән котлады.
Бәйрәмдә катнашкан кунаклар калган алты номинациядә дә җиңүче исемнәрен атады. “Ел җитәкчесе” номинациясендә - Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Шәүкәт Әхмәтҗанов, «Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә - Минзәлә үзәк район хастаханәсенең Тау асты Байлар фельдшер-акушер пункты фельдшеры Әлфәт Хафизов, “Беренче ярдәм күрсәтүче иң яхшы табиб” (“Минем зур гаиләм”) номинациясендә - Казанның 10-нчы балалар шәһәр сырхауханәсе педиатры Фирая Биктимерова, «Иң яхшы ел мөгаллиме» номинациясендә - Казан дәүләт медицина университетының гомуми хирургия кафедрасы доценты, Гамәли күнекмәләр үзәге җитәкчесе Сергей Булатов, «Үзенчәлекле очрак» номинациясенә Яр Чаллының 2-нче шәһәр балалар хастаханәсенең травматология бүлеге табиб-ортопеды Пардабой Абдуллаев җиңүче дип табылдылар.“Сәламәтлек саклау өлкәсе легендасы” исеменә ТР сәламәтлек саклау министрының аналар һәм балалар сәламәтлеген яклау буенча элеккеге урынбасары, Бөек Ватан сугышы ветераны Татьяна Емелина лаек булды. Җиңү яулаган табиблар статуэтка, махсус диплом, чит илдә стажировка үтү өчен ТР Хөкүмәте Гранты, телевизорга, ноутбукка сертификатлар, номинантлар да бүләк сертификатлары белән бүләкләнделәр. ТР Президентының махсус призына - автомобильгә исә Әлфәт Хафизов ия булды.
Чара кысаларында министр Айрат Фәррахов та барлык табибларны бу зур бәйрәм белән котлады. “Быел безнең министрлыгыбыз федераль үзәктә югары бәя алды. Сәламәтлек саклау өлкәсе үстерүгә зур өлеш керткән Президентыбызга, Дәүләт Советына, Хөкүмәт, федераль ведомстволар вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә. Бер генә үкенеч бар: без барлык табибларны да бүләкли алмыйбыз. Быел Бөек Җиңүнең 65 еллыгы бәйрәм ителә. Халык, медицина хезмәткәрләре сугышта кылган батырлык мәңге онытылмас. Бүген безнең арада сугышта катнашкан бөек шәхесләр бар. Аларга сәламәтлек, озын гомер телим. Быел шулай ук Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына да 90 ел тула. Бу уңайдан мин өлкәне үстерүгә зур өлеш керткән элеккеге җитәкчеләребезне дә котлыйм. Быел Укытучы елында медицина өлкәсендә эшләүче 2 мең мөгаллимне дә бәйрәм белән тәбриклим”, - диде министр.
Табиблар игътибарына шулай ук эстрада йолдызлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. Медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән РФ һәм ТР халык артисткасы Венера Ганиева, скрипкада уйнаучы-виртуоз Эдгар Акопян, “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә лауреат исемен яулаган яшь башкаручы Игнат Изотов, “Дүрт татар” КВН командасы һәм башкалар котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100