news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ел табибы – Ак чәчәкләр" конкурсы 14 июньдә булачак

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интеренет-тавыш бирү оештырылачак.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). Быел "Ел табибы - Ак чәчәкләр" конкурсы 14 июньдә булачак. Бу турыда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уникенче тапкыр уздырыла торган бәйгедә төрле елларда сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар җиңде. Ел саен җиңүчеләрнең берсе төп приз сыйфатында автомобиль алуы традициягә керде.

Быелгы конкурста биш номинация тәкъдим ителгән: "Сәламәтлек саклау легендасы", "Беренчел буынның иң яхшы табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Уникаль очрак" һәм "Ел табибы". "Сәламәтлек саклау легендасы" номинациясеннән тыш, һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителәчәк.

Иң якын арада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интеренет-тавыш бирү оештырылачак, аның нәтиҗәләре җиңүчеләрне сайлаганда мөһим роль уйный, диелгән бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100