news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2019» бәйгесе финалистлары Германиядә стажировка уза

Татарстан табиблары Германиянең алты шәһәрендә хастаханәләр белән танышачак.

«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2019» бәйгесе финалистлары Германиядә стажировка уза
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2019» Республика конкурсының финалистлары Дюссельдорфка (Германия) «Германиядә һәм Нидерландта Сәламәтлек саклау: медицина хезмәтен күрсәтүне оештыру һәм медицинада инновацион технологияләр» стажировкасын узу өчен килде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурсның төп призы сыйфатында «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы» номинацияләре лауреатлары һәм җиңүчеләре стажировка алдылар.

Татарстан табиблары башта "INTAMT" Халыкара менеджмент һәм технологияләр академиясенә китте, анда оештыру җыелышын профессор, техник фәннәр докторы Патрик Эдуард Исаакович үткәрде. Алты көн эчендә аларга алты шәһәргә һәм алты клиникага барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot