Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2026» бәйгесенең «Уникаль очрак» номинациясендә җиңүче билгеле
Бүген «Пирамида» сараенда «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2026» конкурсының «Уникаль очрак» номинациясендә җиңүче билгеле булды.
Бүләкне Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары төркеме алды.
«Уникаль очрак» номинациясендә җиңүгә шулай ук Казан шәһәре «Россия тимер юллары – медицина» клиник хастаханәсе командасы иң сирәк диагнозга дисциплинаара караш өчен, Республика клиник хастаханәсе командасы бер бавырны икегә бүлеп күчереп утырту һәм ике коткарылган язмыш өчен җиңүгә дәгъва кылган булган.
Өч клиника коллективы арасыннан жюри берсенә дә өстенлек бирергә җөрьәт итмәгән. Алар барысы да җиңүчеләр дип игълан ителсә дә, Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары коткарган малайга, барабанны әйләндереп, өч конвертның берсен сайлау хокукы бирелде. Җиңүчеләр шул рәвешле билгеләнде. Бала ДРКБ командасы дип язылган конвертны тартып чыгарды.
9 яшьлек малай кискен промиелоцитар лейкоз белән күзгә-күз очраша, анда үлем ихтималы 100 процент тәшкил иткән була. Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары командасы баланың гомерен саклап калу өчен көрәшкән. Радмир 220 көн дәвамында хастаханәдә 5 катлаулы операция кичергән, 17 көн дәвамында үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган килеш яткан. Малайда баш миенә кан саву, эчәклек некрозы, сепсис һәм органнарның тиешенчә эшләмәве кебек куркыныч синдромнар ачыкланган. Пациент тулы органлы җитешсезлеккә китергән фаталь дифференциацияләү синдромы белән очрашкан.
Татарстан табиблары моңарчы бер дә эшләп карамаган карар кабул итә һәм, Россиядә беренчеләрдән булып, пациентны дәвалау өчен мышьяк триоксидын куллана. Нәтиҗәдә, белгечләр баланың сәламәтлегендә тулы ремиссиягә ирешә.
Бик зур сынаулар кичергән Радмир мәктәптә укый һәм яраткан спорт төре – футбол белән шөгыльләнүен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз