news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ел тәрбиячесе» республика бәйгесе финалына егерме педагог чыккан

Бәйге җиңүчесе быел көз Химки шәһәрендә узачак Бөтенроссия конкурсы финалында катнашачак.

«Ел тәрбиячесе» республика бәйгесе финалына егерме педагог чыккан
Михаил Захаров/архив

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстанда «Ел тәрбиячесе-2019» республика конкурсы финалында 20 педагог катнаша. Җиңүче тәрбияче Татарстанны Бөтенроссия конкурсында тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«11-14 март көннәрендә «Ел тәрбиячесе-2019» республика конкурсының финалы уза. Анда конкурсның зона этабы барышында сайлап алынган 20 педагог катнаша», – диелә министрлык хәбәрендә.

Финалда педагоглар мәктәпкәчә белем бирү үсешенең заманча тенденцияләрен чагылдыручы методик алымнар, балаларны тәрбияләү, укыту һәм сәламәтләндерү технологияләрен күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, аларга төркемдә тәрбияләнүчеләргә дәресләр расписаниесе һәм көн тәртибе буенча чаралар үткәрергә кирәк була. Өченче турда «Минем иң уңышлы проектым» темасына эшләрне яклау була.

«Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының финалы быел көз Мәскәү өлкәсенең Химки шәһәрендә узачак.

  • Бөгелмә районының 26нчы номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы педагогы Елена Махринская Татарстанда «Ел тәрбиячесе-2018» дип танылган иде. Ул «Россиянең Ел тәрбиячесе-2018» конкурсының 15 лауреаты исәбенә керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot