news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ел студенты» премиясенә гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә

«Ел студенты» премиясенә гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Ел студенты» премиясе старт алды, аңа гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Бездә барлыгы 20 номинация: 9 шәхси һәм 11 коллектив номинация», – дип билгеләп үтте Якупов.

Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр: халыкара стажировкалар, партнерлардан акчалата премияләр, ноутбуклар, уку яки түләүле сәфәрләр алачак.

Якупов шулай ук 2016 елдан республикада урта махсус белем бирү учреждениеләре студентлары өчен аерым премия – «Ел казанышы» гамәлдә булуын искәртте. Моннан тыш, быел тәрбия эше кураторлары өчен «Елның студентлар үзидарәсе остазы» дигән яңа номинация барлыкка килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot