Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ел студенты – 2014” студентлар премиясендә республиканың 26 югары уку йорты һәм 16 урта һөнәри белем бирү йорты катнаша
Унынчы юбилей премиясе җиңүчеләре исемнәрен белер өчен “Пирамида” күңел ачу үзәгенә 1 меңнән артык тамашачы җыелачак
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). “Ел студенты – 2014” еллык студентлар премиясендә Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзән, Зәй, Чистай, Буа, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә шәһәрләреннән студентлар катнашкан. Быел “Ел студенты” Гран-прие, “Ел югары уку йорты”, “Ел иҗади шәхесе”, “Ел интеллекты” номинацияләре аеруча популяр булган.
“Ел студенты” бәйгесенең һәр катнашучысы үзенең уку, спорт, фән, иҗат һәм иҗтимагый эшчәнлегенә бәя ала. Премия ел саен Татарстанның иң актив студентларын бер сәхнәдә җыя”, – дип сөйләде ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров бүген узган матбугат конференциясендә.
Казанның "Пирамида" комплексында булачак җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында республика җитәчелеге катнашачак, шулай ук дәүләт хакимияте вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар булыр дип көтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз