Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Госмания» мәктәбе мөгаллимендә туберкулезның ачык формасы ачыкланган
Марина Патяшина ел саен Татарстанда утызлап балада туберкулез табылганын әйтте.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда «Госмания» мәктәбе мөгаллимендә туберкулезның ачык формасы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.
Аның сүзләренчә, биредә ел саен туберкулезга тикшерү белән балаларның 29 проценты гына колачланган. «Ике елдан артык туберкулезга 103 бала тикшерелмәгән — бу укучларның 54 проценты. Яшүсмерләрнең 70 проценты флюорография узмаган. Мондый норма бозулар булганда туберкулез таралу куркынычы югары», — дип белдерде.
2020 елда Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында туберкулезның 33 очрагы ачыкланган булса, 2021 елда 30 очрак теркәлгән, шул исәптән 14 яшькә кадәр балалар арасында - 23 очрак.
«Туберкулезның актив профилактикасы буенча санитар хилафлыклар чир тарылышына китерә», — диде Марина Патяшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз