news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел саен Татарстанда 2 яшькә кадәрге 9-12 балада туберкулез авыруы табыла

Белгечләр, балаларның авыруын булдырмас өчен, олыларны флюорография узарга чакыра.

Ел саен Татарстанда 2 яшькә кадәрге 9-12 балада туберкулез авыруы табыла
Рамиль Гали

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Ел саен Татарстанда  2 яшькә кадәрге балаларның чама белән 9-12се туберкулез белән авырый башлый. Бу мәгълүматны бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы урынбасары – республиканың баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова җиткерде.

Аның сүзләренә буенча, авыручы нәни балалар арасында Казанда яшәүчеләр дә бар. 2016, 2017 елларда башкалада бишәр бала туберкулез белән авырган. Рәмзия Фатыйхова шулай нәни вакытта авыруның сәбәбе ата-аналары, якын туганнарының тикшеренмәве аркасында булуын әйтте.

“2017 елда республикада 7 айлык балада туберкулез табыла. Бала ВИЧ инфекцияле анадан туган. Баланы тапкач, икенче көнне үк, ана баласын алып үз теләге белән бала тудыру йортыннан кайтып китә. Балага туберкулездан вакцина кадалмый. Ана флюорография үтми, табибларга күренми, профилактик тикшеренүләргә бармый. 7 айда социаль хезмәткәрләр көче белән баланы гаиләдән йолып алып тикшергәч кенә, балада туберкулезның катлаулы формасы табыла. Әнисендә дә туберкулезның бацилляр формасы ачыклана”, - дип мисал китерде Рәмзия Фатыйхова.

Табиб бала тапкан аналарның флюорография узу зыянлы дигән сылтау белән яшәүләрен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, флюорография хәзер нурланыш бик түбән булган җиһазларда үткәрелә. Аның имезүче аналарга да зарары булмавын белдерде белгеч.

“Туберкулез белән авырмау йә чирне вакытында ачыклау өчен, бала үскән гаиләдә яшәүчеләрнең флюорография узуы – төп бурыч. Ир белән никах теркәлгәнме-юкмы, бу адрес буенча пропискасы бармы-юкмы, флюорография, һичшиксез, кирәк”, - дип катгый өндәде Рәмзия Фатыйхова. “Балаларның туберкулез белән авыруының төп сәбәбе – якын туганнары белән элемтә”, - дип кисәтте ул.

Табиб 2017 елда Татарстанда 4 катлы йортның күрше подъездында яшәгән туберкулез белән авыручы кешенең 2 балага шушы чирне йоктырганын хәбәр итте. Балаларның берсенә 2 яшь. Сабыйларның авыручы белән контактта булуы ачыкланган.

"Татар-информ" былтыр Татарстанда, соңгы 7 елда беренче тапкыр, 7 яшьлек бала туберкулездан үлгән, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100