news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел саен Татарстанда 16 меңнән артык кешедә рак авыруы ачыклана

Республикада 8 меңнән артык бала рак авыруы белән көрәшә.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасында ел саен 16 меңнән артык кешедә яман шешнең төрле формалары ачыклана. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

“Татарстан Республикасында яман шешнең төрле формаларыннан үлүчеләр саны 4 процентка артты. Абсолют санда ул – 269 кеше. Авыруны вакытында дәваламау сәбәпле аларның тискәре күрсәткечләре дә 30 процентка җитте. Авырулар санының структурасында тире шеше, юан эчәк яман шеше һәм сөт бизенең яман шеше лидер позицияләрендә торалар”, - диде Марат Садыйков.

Министр Милли онкологик проект кысаларында сәламәтлекне саклау тармагы үтәргә тиешле конкрет бурычларны атады. “Беренчедән, онкология авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең халыкка 195 очрактан 185 очракка кадәр киметергә кирәк. Бу мәсьәләне чишү өчен, без, беренчедән, республика клиник онкология диспансерын федераль бюджетның берникадәр ярдәме белән яңадан җиһазландырачакбыз.

Икенчедән, амбулатор-онкология ярдәме күрсәтә торган 9 яңа үзәк ачылачак. Өченчедән, республика клиник онкология диспансеры базасында төбәкара референс-үзәк булдырылачак. Шулай ук авыруларны төрле дарулар белән тәэмин итү өчен дә финанс ярдәм күрсәтеләчәк”, - диде Марат Садыйков.

Ул кешеләрне үзләрен бу мәсьәләдә җаваплырак булырга өндәде. “Яман шеш – карар түгел. Бу эштә төп фактор булып профилактика тора. 2018 елда диспансерлаштыру кысаларында якынча мең ярым яман шеш очрагы ачыкланган. Шуларның 70 проценты – үсеш стадиясендә”, - диде Сәламәтлек саклау министры.

Идел буе федераль округының баш онкологы, КДМА ректоры Рөстәм Хәсәнов министрның сүзләрен раслады. “Табиб янына күренергә һәм диспансерлаштыруга авыруның симптомнары барлыкка килгәч түгел, бер җир дә авыртмаганда, сәламәт чакта барырга кирәк”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100