news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ел саен су баса торган Татар Танае авылында судан саклау дамбасы төзеләчәк

76 миллион сумлык дамба төзелеше 2023 елда башланыр дип көтелә.

Ел саен су баса торган Татар Танае авылында судан саклау дамбасы төзеләчәк
Гөлүзә Ибраһимова

Яшел Үзән районы Татар Танае авылында 76 миллион сумлык судан саклау дамбасы төзеләчәк. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бик күп еллар Татар Танае авылын су басты. Анда судан саклау дамбасы төзеләчәк. Район башлыгы йөкләмәсе буенча, 2021 елда проект әзерләнде. Республика Президенты проектны хуплады. 2023 елда дамба төзелә башлый. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсе барышында район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте. Проектның якынча бәясе - 76 миллион сум», – диде матбугат хезмәте белгече Регина Чибрикова.

Гөбенә елгасы ярларыннан ташып, авылны ел саен су баскан. Татар Танае авылын су басу турында «Интертат» сайтында язма чыккан иде. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot