Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ел саен китапханәләргә милли телләрдә 17 меңләп китап һәм мәгълүмати чыганак кайта
Министр бүгенге көндә Татарстанда 1514 муниципаль китапханәдә барлыгы 23 млн нан артык китап саклануын әйтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 1514 муниципаль китапханә исәпләнә, аларда барлыгы 23 млн 336 мең 246 данә китап саклана. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белдерде. Республикада этномәдәни инфраструктураны үстерү мәсьәләсенә багышланган утырышта ул төп доклад белән чыгыш ясады.
Татарстанда 1418 китапханә - рус һәм татар халкына, 33 китапханә - удмурт, 128 е чуваш халкына хезмәт күрсәтә. 22 китапханәдә - марилар, 16 сында - мордва-эрзя, 12сендә - мордва-мукшылар, 10 китапханәдә башкорт милләте вәкилләре үз телләрендә язылган китапларны таба ала. Россия халыклары телендә җәмгысе 5 млн 829 мең 491 данә китап исәпләнә.
Айрат Сибагатуллин әйтүенчә, төрле программалар ярдәмендә, ел саен республика китапханәләренә төрле милли телләрдә 17 меңнән артык китап һәм аудиовизуаль материал килеп ирешә. Татарстанның китапханә эшен үстерү программасы буенча, барлык 1514 китапханәдә компьютер техникасы белән җиһазландырылган. 91 проценты Интернетка тоташтырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз