Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ел саен Болгар ислам академиясеннән 5-6 кеше укудан читләштерелә
Укудан читләштерелгәннәр арасында икенче елга кабат кайтып, яклауга чыгучылар да бар.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ел саен Болгар ислам академиясеннән төрле сәбәпләр аркасында 5-6 кеше укудан читләштерелә.
«Ел саен 5-6 кешене, төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән, академик таләпләрне үтәмәгәнгә, имтиханны тапшыра алмаганга академиядән җибәрәбез», — диде Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерханов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, укудан читләштерелгәннәр арасында икенче елга кабат кайтып, яклауга чыгучылар да бар. «Быел шундый 3-4 кеше булды. Ел дәвамында уңышлы гына укыйлар, аннары академик программадагы аерманы гадәттә бер семестр эчендә тапшырып бетерәләр, укуларын тәшмамлыйлар, магистрлык диссертациясе белән уңышлы гына яклыйлар», — дип әйтте ректор.
Айнур Тимерханов әйтүенчә, академиядән китүчеләр, Россия мәгариф системасында кабул ителгән нормативлар нигезендә, берничә тапкыр кабат кайтырга мөмкиннәр.
Бүген магистратура, докторантура, теология юнәлешен исәпкә алып, Болгар ислам академиясендә 115 кеше белем ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз