news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел мэтры – милләттәшебез

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы - милләттәшебез Минсәлим Тимергазеев лауреат исеменә лаек булды

(Төмән, 31 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Быелгы җәмәгатьчелек фикере конкурсында “Ел мэтры” номинациясендә Тубыл шәһәрендә иҗат итеп яшәүче, сөяктан уеп ясаучы оста, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы - милләттәшебез Минсәлим Тимергазеев лауреат исеменә лаек булды. Останың 60 еллык юбилеена да туры килде аның җәмәмгатьчелек тарафыннан югары дәрәҗәдә танылуы.
Танылу дигәннән, Минсәлим исемен төбәгебездә белмәгән кеше юктыр, аның исеме, иҗаты күптән инде Төмән-Тубыл төбәгенең горурлыгына әверелде. Шушы көннәрдә Төмән драма театры бинасында аның күргәзмәсе ачылды. Театр музее бу күргәзмәгә исемне төньяк халыклары мифларыннан алган – “Мир-сусне-хум” – “Человек осматривающий людей”. Ул мифлар буенча, төньяк халыклары Алласы Нуми-Торумның кече улы Мир-сусне-хум кешеләр тормышы белән идарә итә, дөньяны, коры җирләрне һәм диңгезләрне күзәтүче ул.
Бу исем очраклы гына бирелмәгән Минсәлим күргәзмәсенә, анда урнаштырылган һәр экспозициядән мифлар рухы бөркелеп тора. Останың үз теленнән дә мифлар, гыйбарәләр сибелеп кенә тора, күбесен ул үзе уйлап чыгара.
Менә аның сөяктән уеп эшләгән ташбака сурәте янында тукталып, Минсәлимнең бу әсәренә нигез булып яткан миф сөйли башлый экскурсияне алып баручы:
- Салкыннар җиткәч, кешеләр, кошлар, җанварлар җылы урыннар эзләп киткәннәр. Ташбакалар аларны куып җитә алмаячакларын аңлаганнар, судан ярга чыкканнар да җылый башлаганнар, җылаганнар, җылаганнар... Шуннан соң күп гасырлар узган, хәзер кешеләр суда энҗе бөртекләре табалар – ташбакаларның күз яшьләре алар.
Менә останың икенче иҗат җимеше – “Батыр”. Әкиятләр каһарманы кырда җир сөрә, ат урынына – аждаһа, сука урынына – кылыч сурәтләнгән. Аждаһаның канатлары нәфис итеп шомартылмаган. Ул канатларны Минсәлим улларыннан ясаткан, аларның нәфис итеп шомартылмавын үзе теләгән. Кайвакыт ясалган әйбернең кайбер детальләрен җентекләп шомартмый калу отышлырак, чөнки шомартылган детальнең нечкә үзенчәлекләре югала, дип аңлата Минсәлим. Шулай итеп, ул ике улын да кечкенәдән үзенең яшәү рәвешенә әверелгән иҗатына җәлеп итеп тәрбияләгән.
Минсәлимнең иҗади тату гаиләсенең фәлсәфи нигезен чагылдырган “Картлар” дип аталган әсәрләр сериясе дә озак җибәрми тамашачыны үзенең яныннан. Чәйханәче чәйнектән су коя, аңа үз гәүдәсен терәк итеп, бабасын кочаклап, оныгы ярдәм итә. Яшьләр картларга терәк булырга, аларга ярдәм итәргә тиеш, шул чакта гына тормышның дәвамы була, дигән фәлсәфи фикер сыйдырган оста бу әсәренә.
Яшәүнең тирән мәгънәсен үз иҗатында чагылдырырга ярата Минсәлим, тормышның кадерен белеп яши ятимлектә үскән оста. Ялутор районында туган бала, сабыйлык яшендә үк ятим калып, Тубыл балалар йортында тәрбияләнеп үсә ул. Киләчәктә танылган оста булу хыялы белән түгел, тамак туклыгы өчен акча эшләү теләге белән 16 яшендә һөнәргә өйрәнүче булып эшли башлый ул Тубыл шәһәренең сөяктән ую остаханәсендә, үсә төшә бу эш аның җанын тулысынча биләп ала.
Егет булып үсеп җиткәч, хыялый омтылышлары аны өлкәнең төньягына, Себер аборигеннары яшәгән якларга алып китә. Аннан алган көчле тәэсирләре, ул халыкларның мәдәнияте аның иҗатында киң чагылыш таба. Шул якларда, диңгез буенда үскән бер рус чибәр кызына өйләнеп, Тубыл шәһәренә әйләнеп кайта, гомерлеккә дип шунда төпләнә гаиләсе белән. Монда ул хөкүмәт структурасында булган сөяктән уеп эшләү остаханәсендә хезмәт итә. Шушы шәһәрдә аның иҗаты чәчәк ата, монда ул зур оста буларак таныла.
Социализм чорында Минсәлимнең үзенчәлекле иҗаты сәнгать советы аша бик сирәк кенә саркылып чыга ала, цензорларның ул заман идеологиясенә буйсынган таләпләре аның иҗатына дөнья ишекләрен бикләп тора.
Илдәге демократик үзгәртеп кору чоры Минсәлимгә иҗаты өчен киңрәк мөмкинлекләр ача, аңа үз остаханәсен оештырып ачып җибәрергә мөмкинлек тудыра, хәзер ул анда уллары белән җаны теләгәнчә иҗат итә, аның әсәрләрен музейлар сатып ала, үзе дә ул ел саен төбәк музейларына әсәрләрен бүләк итү традициясен булдырды. Хәзер ачылган күргәзмәсендә аның Төмән, Ялутор музей комплексларында, шәхси коллекцияләрдә сакланган һәм үзенең остаханәсендәге әсәрләре урын алган.
Ятимлектә үскән елларын, тамак туклыгы өчен сөяк остаханәсенә өйрәнчек булып килеп кергән көннәрен исенә төшереп, бүген дөньяга танылган оста болай ди: “Ач кеше күңелендә иҗат дәрте туа алмый, иҗат итү өчен кешенең тамагы тук булырга тиеш”.
Тиккә генә әйтми ул бу сүзләрне, бүген иҗат чишмәсе ургылып тора аның, яңа идеяләр бере өстенә икенчесе туып кына тора, гомерем генә җитсә иде аларны гамәлгә ашырырга, дип кенә борчыла ул.
Минсәлимнең иҗатына чит илләрдә дә сокланалар. Ул ил буйлап, дөнья буйлап күп йөри, Швеция, Финляндия, Германиядә һәм башка чит илләрдә булып кайта. Әйбәттән-әйбәт фатир, җайлы остаханә вәгъдә итеп, аны Тубыл шәһәреннән тартып алырга теләүчеләр күп булды, әмма ул үзен тәрбияләп үстергән шәһәрен ташлап китә алмый.
Россия Рәссамнар берлегенең Төмән бүлекчәсе җитәкчесе Александр Новик берничә мәртәбә тәкъдим иткән аңа Россиянең атказанган сынчысы исеменә әзерләнергә. “Нигә кирәк ул миңа, мин бит болай да оста исемен йөртәм, оста булып кына каласым килә минем”, - дип кенә кире кага Минсәлим андый тәкъдимнәрне.
Минсәлим Тимергазеевның татар тормышын гәүдәләндергән әсәрләре дә аз түгел, шундыйларның берсе, тамашачының йөрәгенә үтеп керә торганы – себер татары кыяфәтендәге картның чыбык-чабык төялгән атлы чана өстендә утырган килеш урманнан кайтып килүен сөяктән уеп күрсәткән сынлы әсәре. Җилкәләре җыерылган, башы аска иелгән картның, тирән уй-хәсрәтенә чумган ул.
Төмән өлкәсенең горурлыгы, йөзе һәрчак хыялый уй-хисләре яктылыгында балкып торган, кече күңелле, тамырларында туган халкы канының агышын тоеп яшәүче иҗат иясе Минсәлим Тимергазеев белән икеләтә горурлана милләттәшләребез.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100