news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Ел мәдәни башкаласы» исеме өчен тавыш бирү финалында 8 шәһәр катнаша

Россиядә «Ел мәдәни башкаласы» исемен алу өчен тавыш бирү финалына 8 шәһәр чыкты. Самара конкурс финалына чыкты, дип хәбәр ителә «Самара татарлары» сайтында.

Мәгълүмат сәясәте департаменты мәгълүматлары буенча, Самара конкурс финалына чыккан Түбән Новгород, Чабаксар, Калининград, Грозный, Новосибирск, Томск һәм Чита белән көрәшә. Тавыш бирүдә җиңгән шәһәр 2023 елның 28 сентябрендә игълан ителәчәк. Конкурс Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелә.

Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, конкурста халкы 250 меңнән ким булмаган шәһәрләр катнашкан. Мәскәү һәм Санкт-Петербург искәрмә булып тора. Төбәктән бары тик 1 шәһәр генә катнаша, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100