news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ел китабы» республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

«Ел китабы» республика бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә ТР Милли китапханәсендә «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы һәм Язучылар берлеге ел да уздырылып килүче «Ел китабы» дигән бәйгегә йомгак ясалды. Бәйге 2003 нче елда басылган һәм республика китапханәләреннән алып укылган китаплар арасында үткәрелде.

Татар язучыларының әсәрләрен республикадан читтә яшәүче милләтәшләребез һәм башка милләт вәкилләре арасында пропагандалау, укучыларның зәвыгын билгеләү, шулай ук ел дәвамында иң күп укылган китапларны ачыклау максатыннан үткәрелгән бу бәйгедә республика нәшриятларында басылган 138 китап катнашты.

Бәйге «Чәчмә әсәрләр», «Тезмә әсәрләр», «Балалар әдәбияты» һәм «Рус телендә чыккан матур әдәбият» дип аталган дүрт номинациядә үтте. Татарстан Язучылар берлеге, язучыларның Пен-клуб әгъзалары, Милли китапханә һәм нәшриятлар җитәкчеләре ясаган нәтиҗәләрдә чәчмә әсәрләр арасыннан Нәбирә Гыйматдинованың «Парлы ялгыз» китабы беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урын Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» һәм өченче урын Рәдиф Сәгъдинең «Канга буялган алтыннар» дип исемләнгән китапларына бирелде. Тезмә әсәрләр арасында исә беренче урынны Мөхәммәт Мирзаның «Киек каз юлында», икенче урынны – Әнәс Хәсәновның «Җырым – ал җилкән» һәм өченче урынны – Зиннур Мансуровның «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» исемле шигырь җыентыклары алды. Балалар әдәбияты буенча Илдар Юзеевның «Бәби Ай» китабына – беренче, Мөҗәһитнең «Акыллыга сүз әйттем...» китабы – икенче һәм Ләбибә Ихсанованың «Шомырт чәчәкләре ак кына» китабы өченче урынга лаек булды. Татар язучыларының рус телендә чыккан китаплары арасында исә «Фируза: сказки татарских писателей» җыентыгы беренче урынга, ә Майя Вәлиеваның «Люди и бультерьеры» китабы икенче урынга чыкты.

Моннан тыш Нур Әхмәдиевнең «Сайланма әсәрләр» (4 том) җыентыгы, шулай ук Рәшит Бәшәрнең «Кояшлы яңгыр» китаплары иң күп укылган дип табылды һәм алар кызыксындыру дипломы белән бүләкләнә. Махсус дипломга шулай ук балалар әдәбиятын бастыруда зур уңышларга ирешкән «Мәгариф» нәшрияты да ия булды.

Әлеге нәтиҗәләр Татарстанның 1630 китапханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча ясалды. Алар инде бүгенге көндә билгеле булса да, җиңүчеләргә бүләкләр май аенда, ягъни Милли китапханәгә 140 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмнәр вакытында тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100